Бөек Ватан сугышы ветераны,тыл хезмәтчәне, Кама бистәсендә яшәүче Попов Николай Иванович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа күркәм юбилее уңаеннан Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев аңа ил Президенты Владимир Путин имзалаган Рәхмәт хаты һәм Тукай районы башлыгы Ф.М. Камаевтан истәлекле бүләк тапшырды.
– Туксан яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. Ул бөтен кешегә дә бирелми,Йөз яшегезне тутыргач та менә шулай очрашырга насыйп булсын – диде ул.