Күчмә семинарда безнең районны ата-аналар комитеты рәисе ярдәмчесе Зәринә Гыймазиева тәкъдим итте

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

16-17 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советының «Лидер мәктәбе: ата-аналар компасы» проекты кысаларында «Ата-аналар җәмәгатьчелегенең һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге системасында Гражданлык инициативалары лидерларына ярдәм итү» дигән күчмә Республика семинары узды.

Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар республика советы әгъзаларын ата-аналар җәмәгатьчелегенең һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге системасында төркемле процессларны модерацияләү белән очрашулар уздыру технологиясенә юнәлдерелгән иде.
Семинарда Татарстан Республикасының 18 муниципаль районыннан вәкилләр катнашты. Безнең районны Биклән авылыннан Зәринә Гыймазиева тәкъдим итте. Ул-район ата-аналар комитеты рәисе ярдәмчесе.
Чараның программасы ике төп өлештән торды. Беренче өлештә интерактив лекция һәм тренинг үткәрделәр. Семинарның бу өлеше Казанда узды, аны доцент, оргконсультант, тренер, практик психолог Елена Герасимова үткәрде.
Семинарның икенче өлеше Марий Эл Республикасында «Урман могҗизасы»укыту-консультатив үзәгендә узды. Биредә педагогик фәннәр кандидаты, РФ яшьләр сәясәте өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Владимир Дергунов үзенең уникаль тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Семинар ахырында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова «2020-21: вакыйгалар, кешеләр, идеяләр һәм планнар»дигән түгәрәк өстәл үткәрде.
Барлык катнашучылар да сертификатлар алды. Актив катнашканы өчен Заррина Әсхәт кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар Советы Рәисе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

/ Фото мәгариф идарәсе тарафыннан бирелде.
Чыганак:"Якты юл" газетасы"

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International