«Боз әкияте яки туңдырма көне» исемле конкурс – танып-белү программасы үткәрделәр.

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе
Эскимо көненә багышланган «Боз әкияте яки туңдырма көне " конкурс – танып-белү программасы уздырдылар 24 гыйнварда «татлы бәйрәм» - Халыкара эскимо көне билгеләп үтелә. 2021 нче елның 24 нче гыйнварында, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Умырзая» бию ансамблендә катнашучылар белән, Халыкара эскимо көненә багышланган «Боз әкияте яки туңдырма көне» исемле конкурс – танып-белү программасы үткәрделәр. УКучыларга Эскимоны кем һәм кайчан уйлап тапкан, кем аңа таяк куярга уйлап тапкан, аның исемен каян алган... шул турыда сөйләделәр,барлык кешеләрнен яраткан мультипликацион герое- крокодил Генаның «зәңгәр вертолетта» килә торган тылсымчы турындагы популяр җырын искә төшерделәр һәм җырладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр ,туңдырма турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм уңаеннан барлык балаларга да эскимо тараттылар. Балалар бик канәгать калдылар. Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева Кама аръягы:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International