"Сөйкемле Татьяна " Россия студентлары көненә багышланган конкурс программасы

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

"Сөйкемле Татьяна " Россия студентлары көненә багышланган конкурс программасы (Татьяна көне)

25 гыйнвар-Татьяна көне! Татьяна көне-матур бәйрәм.  
2021 елның 23 гыйнварында, мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия студентлары көненә багышланган «Сөйкемле Татьяна» исемле конкурс программасы үткәрделәр. Кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Конкурс программасында 2 команда катнашты.
1. Бәйге. Россиядә иң танылган Татьяналарны атагыз.
2. Бәйге. Җыр марафоны, Татьяна исеме булган җырлар җырлыйбыз.
3.Бәйге. Әдәби. Татьянага багышланган шигырьләр иҗат ит.
4.Бәйге. Театр. Мәктәп тактасы янында сүз куешып әйт.
5. Бәйге. Бутербродларны кем тизрәк әзерләячәк.
Ике команда да биремнәрне уңышлы үтәделәр. Үзләренең җитезлекләрен, тизлеген, төгәллеген, төрле уеннарда һәм конкурсларда кыюлыкларын күрсәттеләр.

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International