30 мартта видеорежимда узган киңәшмәдә күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне, ФАПларны капиталь төзекләндерү, модульлеләрен төзү, “Чиста су” программасын тормышка ашыру, күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү һ.б. мөһим мәсьәләләр каралды

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Киңәшмәне ТР Пезиденты вазыйфаларын башкаручы – Премьер министр Илдар Халиков алып барды.

Киңәшмә эшен Илдар Халиков язгы ташуга әзерлекне ачыклаудан башлады һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында урыннарда кичектергесез чараларны башкаруга барлык структураларны да җәлеп итү зарурлыгына басым ясады.

– Күперләрнең куркынычсызлыгын, буаларны аерым контрольдә тоту зарур. Бер генә җирлектә дә халык көтелмәгән ситуациядән зыян күрергә тиеш түгел. Бер генә авылда да азык-төлек белән тәэмин итүдә яки пенсия таратуда өзеклек булмасын. Экология хезмәте дә гадәттән тыш режимга күчә: кар эри башлау белән санкцияләнмәгән чүплекләр ачылачак. Кем ташлаганын тикшереп закон нигезендә катгый җаваплылыкка тартырга кирәк, – дип ассызыклады ТР премьер-министры.

Райондагы ситуациягә килгәндә, “30 буаның да сулары җибәрелде. Мелиорация белгечләре катнашында рейдлар оештырыла. Күпмедер дәрәҗәдә проблемалы саналган Шилнәбаш буасында тиешле чаралар үткәрелә,” – дип хәбәр итте муниципаль район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов.

Республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерүнең барышы турында мәгълүматны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. 2013 ел программасына кергән 823 күпфатирлы йортның – 473ендә, 169 мәктәпнең 153ендә төзекләндерү эшләре башланган. “Безнең районда 12 күпфатирлы торак йортның – 9ында, шулай ук Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Теләнче Тамак коррекция мәктәбендә ремонт эшләренең 30 проценты башкарылды,” – диде “Капиталь төзелеш идарәсе” муниципаль учреҗдениесе директоры Фәнис Сәетгәрәев.

ФАПларны ремонтлау, модульлеләрен төзүнең барышы турында да мәгълүмат җиткерелде. республикадагы 300 ФАПның 160ында ремонт эшләре башланды. “Безнең районда Казаклар фельдшер-акушерлык пункты модульлегә алмаштырыла. Җир кипшенүгә фундаменты салыначак. Шулай ук 8 ФАПның 3сендә капиталь төзекләндерүгә керештеләр,” – дип хәбәр итте район үзәк больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов.

“Чиста су” программасы буенча 121 су белән тәэмин итү объектының 91енә ТР Газлаштыру фонды тарафыннан проект-смета документлары эшләнгән. Безнең район җирлегендә быел Куаклы, Новотроицкое, Калинино һәм Иштирәк авылларында су челтәрләренә реконструкция үткәреләчәк.

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турындагы мәгълүмат белән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев таныштырды. Бүгенге көнгә әлеге категория гаиләләргә барлыгы 16900 җир участогы бирелгән. “Бүгенге көнгә районда 372 гариза кабул ителде, 364 гаилә җир участогы белән тәэмин ителде. Гаризалар кабул итүне дәвам итәбез, җир белән тәэмин итүдә бернинди тоткарлык та юк,” – диде район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Татьяна Тедеева.

Язгы кыр эшләре алдыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткергән мәгълүмат аеруча игътибарга лаек. “2013 елда Татарстан авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме 6,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуның 3,4 млрд сумы инде республикага килде һәм документларын тутырып өлгергән хуҗалыкларга таратыла да башлады, ” – дип хәбәр итте министр.

 


Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International