Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай муниципаль районында.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мониторинглар үткәрү максатыннан сәүдә объектларына барып кайтты. Белгечләр Тукай районың 12 объектын колачлады ( с. Бетьки, пос. Круглое Поле, д. Старые Ерыклы, д. Биклянь, пос. Нижние Суксы).Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының 24 төре буенча бәяләр мониторингы үткәрелде. Әлеге мониторинг үткәрүнең максаты: азык-төлек товарларына бәяләрнең торышын өйрәнү һәм үзгәрешен анализлау. Мониторинг нәтиҗәләре Татарстан Республикасының махсус оештырылган ситуацион үзәгенә туплана. Белгечләр шулай ук «Пивоварня Москва Эфес» ЯАҖ, «Болгарпиво» ААҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы җитештергән продукция тәкъдим ителгәнлеген дә өйрәнделәр. Аерым игътибар ассортиментка һәм минималь ваклап сату бәясен тотуга юнәлтелде.

Чара барышында кибетләрдә кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эшләре алып барылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре аңлатылды, чарада катнашучылар РФ Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карарының законлы көченә керүе турында хәбәр ителде. «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм алмашынырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында».

Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнарга мондый күчмә чараларны даими рәвештә гамәлгә ашыралар.

Эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, кулланучылар кебек үк, кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына (8 (8552)71-43-03) мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International