Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышына әзерлек кысаларында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 2 февральдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында» гы мәсьәлә буенча «Хатын-кыз игътибары»телефон линиясе үткәрә.
"Кайнар линия" үткәрү мәйданчыгы: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 61). Кайнар линия телефоннары: 236-00-71; 89393453750.