ZOOM форматында Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе районара семинар уздырды.

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 28 гыйнварында ZOOM форматында Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе, Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе, Минзәлә шәһәре мәгариф идарәсе укытучылары һәм укучылары катнашында  сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары һәм балалар үзидарә органнары коллективлары өчен «Укучылар үзидарәсенең балалар органнары эшчәнлеген оештыру системасы» темасына республика семинары үткәрелде .
 
Семинар темасы буенча докладлар, рефератлар, презентацияләр, видеороликлар әзерләнде:
 Вәлиева Айсылу Габделәхәт кызы-Тукай муниципаль районы Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры  ;
 Насибуллина Нурсинә Наил кызы-Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары  ;
 Әхмәтгалиева Алинә Илдар кызы-Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке урта мәктәбе укучылар Советы Рәисе, 10 сыйныф укучысы  ;
- Медведникова Наталья Александровна-Яр Чаллы шәһәре "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе "директоры  ;
 Ишманов Илдар Радик улы-Яр Чаллы шәһәре 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  ;
 Ильина Ольга Владимировна-Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе директоры  ;
 Сафиуллина Лиана, Бикбулатова Эльвина, Сабакаева Вероника-Тукай муниципаль районы Круглое Поле мәктәбе укучылары  ;
 Мәһдиев Дамир-Эксперт, «КАМТЭК» ЧПУ студенты, блогер .
Семинарда катнашучылар семинарның югары дәрәҗәдә оештырылуын, алынган мәгълүматның актуальлеген һәм кыйммәтен билгеләп үттеләр. Семинарда һәркем үзе өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләрне билгеләде.
«Укучылар үзидарәсенең балалар органнары эшчәнлеген оештыру системасы» дистанцион семинарында катнашучыларның барысы да электрон рәвештә сертификатлар белән бүләкләнәләр.

Д. Бәхтиярова,Тукай райоены Тәрбия эшләре Үзәге бүлек мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International