1 апрельдә "Гигант" хуҗалыгы машина-трактор паркында техниканы язгы чәчүгә әзерлекнең торышы район хуҗалыклары баш инженерлары, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында тикшереп кабул ителде

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Хуҗалыкның Әҗмәкәй бүлекчәсендә агрономнар орлыкларны чәчүгә әзерләү, аларның сыйфаты, инкрустацияләү эше белән таныштылар. Бу хакта җентекле анализ белән "Россельхозцентр" ФБУ филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Назыйм Салахетдинов чыкты. Орлыкның бары тик югары сортлы һәм элиталы, суперэлиталы булуына басым ясады. Тикшерүдә катнашкан һәркем - инженерлар һәм агрономнар гигантлыларның язгы кыр эшләренә әзерлеген уңай бәяләделәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Кәримов һәр хуҗалыкның чәчүгә әзерлеген шушы үрнәктән чыгып тикшерәсен һәм механизаторларга кырда эшләргә рөхсәт кәгазе биреләсен әйтте.


Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International