.1 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык көтелә. Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә һәм иртән кар, аерым районнарда буран. Көндез явым - төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 18-23 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура -3..-7˚. Юлларда бозлавык көчле.