Метеорологик фараз: 2021 елның 2 февраленә.
Начар метеорологик күренешләр Татарстан Республикасы территориясендә 2 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә: көчле кар, юеш кар, буран, бозлавык, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре.
Татарстан Республикасы территориясендә 2 нче февральдә көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы. Кар, юеш кар, урыны белән көчле, көндез юеш кар . Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 8-13 м / с тизлектә, көндез урыны белән 15-20 м/с кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-4, көньяк-көнчыгышта 0..+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
/file/tukay/File/Модель развития обстановки.ppt