"Какшамас Сталинград!" Сталинград янында (1943) фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулуга багышланган батырлык дәресе   

2021 елның 2 феврале, сишәмбе


 Кенәз авылы «Патриот» Хәрби дан музеенда "Какшамас Сталинград!"Россия Хәрби дан көненә – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең Совет гаскәрләренең тар-мар ителүенә (1943 ел) багышланган чара узды.
Балалар Сталинград сугышчыларының батырлыгына, данына   хөрмәт белдереп, Сталинград сугышчыларының батырлыкларын зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар. Аларга «Сталинград сугышы» презентациясе һәм документаль хроника күрсәтелде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган! " һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар. 

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International