Боерган авылы китапханәсе "Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Боерган авылы китапханәсе.

Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатлар белән бай булып үсә. Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар аралашу өчен рус телен сайлыйлар. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буенча ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. 
Шундый уй- ниятләр белән без "Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырдык. "Әнкәм теле- татар теле" дип исемләнгән әнгәмә уздырдык . Тәрбияче Любовь Шайхулахметова җитәкчелегендә балаларның туган ил, туган тел, әни турындагы шигырь укуларын , матур итеп җырлауларын сокланып, яратып тыңладык. Китапханәдәге иң кечкенә китаплар белән таныштырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International