Боерган авыл китапханәсе«Районыбызга -45 ел» дигән әңгәмә  уздырды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Боерган авыл китапханәсе«Районыбызга -45 ел» дигән Әңгәмә  уздырды 

Максат:Укучыларның районыбыз турындагы белемнәрен ныгыту; районыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү; туган районың белән горурлану, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәм, йолаларын хөрмәт итү.

Метод һәм алымнар: кереш әңгәмә сораулар бирү, укытучының сөйләве, (аңлату, күрсәтмәлелек, матур әдәбият уку, уен, әйтеп җибәрү, искә төшерү, анализ ясау, бәя бирү, йомгак).

Сүзлек өстендә эш: район, район башлыгы,административ бүленеш.

Җиһазлау: районыбызның матур, истәлекле урыннары сүрәтләнгән иллюстрацияләр,  районыбызның флагы, гербы,  сораулар, язылган карточкалар.

 

 

Әңгәмә барышы

 

Укытучы. Балалар,бүген сезнең белән үзебезнең районыбыз турында сөйләшербез. Тукай районы – Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Административ үзәк — Яр Чаллы, әмма шәһәр үзе районга керми. 2020 елга халык саны 42 511 кеше тәшкил итә.

Тукай районы — халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан районнары арасында лидерларның берсе. 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул республика муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше рейтингында бишенче булды, ә 2020 елда беренче өчлеккә керде. Тулаем территориаль продукт күләме — 42,9 млрд.сум, ә аның үсеше темпы 106,9 % тәшкил иттә. Районда сәнәгать җитештерүе һәм аграр өлкә яхшы үсеш алган. Регионның эре предприятиеләренә «Чаллы-Бройлер»«Кама Беконы»Чаллы элеваторыЯр Чаллы икмәк комбинаты керә.

Яр Чаллыда 2016 елдан бирле алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (АСИҮТ) эшләп килә, бу республикадагы мондый биш территориянең иң беренчесе.

-Укучылар, әйтегез әле, безнең районыбыз нинди урында урнашкан?Аны нинди районнар чикли?

Тукай районының мәйданы 172 949 гектардан артык тәшкил итә, шуның 20,6 мең гектары урманнар белән капланган. Район республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Төньякта — Татарстанның Менделеевск һәм Әгерҗе районнары, көнбатышта — Алабуга һәм Түбән Кама, көньякта — Зәй, көнчыгышта — Сарман һәм Минзәлә районнары белән чиктәш. 2020 елга район халкы саны 42 511 кеше тәшкил итә.

-Укучылар, хәзер безгә тарих укытучысы Гыйләҗева Г.Ә. районыбызның тарихы турында сйләп китәр.

Хәзерге район территориясендә беренче кешеләр яшәгән җирлекләр безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкта барлыкка килә. XIV гасырның икенче яртысында бу җирләр Идел буе Болгар дәүләтенә керә.

Тукай районы 1930 елда Яр Чаллы шәһәре административ үзәге буенча Чаллы районы буларак оештырыла. «Чаллы» сүзе төрки телләрдәге «чаллы» (тау, ялан авышлык) һәм рус телендәге «челн» (көймә) сүзләрннән килеп чыккан. 1920 елга кадәр Тукай районы территориясе Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә, 1920 елда өяз яңа оешкан ТАССР составына керә. 1976 елда Тукай районы дип үзгәртелә.

2009 елда Дәүләт Советы «Никошновка авылы» торак пунктын төзү турында карар кабул итә. Авыл җирлеге элек-электән була, әмма кешеләр йортларын җәен ял өчен генә куллана башлагач, 1992 елда аны дәүләт реестрыннан төшереп калдыралар. Вакыт узу белән кешеләр авылга даими яшәү өчен кире кайта башлыйлар, бу, үз чиратында, торак пунктны яңадан теркәргә сәбәбе була.

2006 елдан 2010 елга кадәр районны Таһир Хөрмәтуллин, ә 2010 елдан 2017 елга кадәр — Васил Хаҗиев җитәкли. 2018 елда Хаҗиев һәм Башкарма комитет башлыгы Рәсим Асылгәрәевка каршы 11 гектар наратлык җирен законсыз рәвештә 49 елга арендага бирү буенча җинаять эше кузгатылган. Аның урынына яңа район башлыгы итеп Фаил Камаев билгеләнә. 2020 елда Башкарма комитет башлыгы Ленар Авзаловка карата да җинаять эшләре кузгатылган, ул вәкаләтләрен арттыруда һәм караклыкта гаепләнә. Октябрь аенда район башкарма комитетының яңа башлыгы итеп Айрат Хәбибуллин билгеләнде.

-Укучылар, әйдәгез әле, интернет материалларына мөрәҗәгать итик. Анда хылык саны, милләтләр буенча бүленеш һәм территориаль бүленеш бик яхшы бирелгән.

Милләтләр буенча бүленеш: татарлар — 71,07 %, руслар — 24,26 %, чувашлар — 1,48 % һәм башкалар. 2020 елга район халкы саны 42 511 кеше тәшкил итә[2].

Халык саны

2002

2005

2006

2007

2008

2009

2010[26]

2011[27]

2012[28]

2013[29]

29 864

34 466

35 218

36 006

36 792

→36 792

36 561

36 621

36 842

37 581

2014

2015

               

38 045

38 953

               

Милли составы

Милләт

1970

1979

1989

2002

2010

татарлар

81,0%

73,7%

76,0%

74,9%

71,1%

руслар

18,0%

23,2%

20,7%

22,5%

24,3%

чуашлар

?

?

1,1%

1,2%

1,2%

Муниципаль-территориаль бүленеш

Тукай районында 23 авыл җирлегенә кергән 88 торак пункт бар.

Авыл җирлекләре

Административ үзәк

Торак
пунктлар
саны

Халык

Мәйдан,
км2

1

Әҗмәкәй авыл җирлеге

Яңа (Тукай районы)

4

2588

 

2

Бәтке авыл җирлеге

Бәтке (Тукай районы)

4

4291

 

3

Биклән авыл җирлеге

Биклән

4

1704

 

4

Боерган авыл җирлеге

Боерган

4

676

 

5

Борды авыл җирлеге

Борды

3

889

 

6

Иштирәк авыл җирлеге

Иштирәк (Тукай районы)

3

829

 

7

Калмаш авыл җирлеге

Калмаш (Тукай районы)

2

1256

 

8

Калмия авыл җирлеге

Калмия

3

648

 

9

Князево авыл җирлеге

Татарстан Совхозы

5

4257

 

10

Комсомолец авыл җирлеге

Комсомолец

1

→936

 

11

Түгәрәк Күл авыл җирлеге

Түгәрәк Күл (Тукай районы)

1

3360

 

12

Күзкәй авыл җирлеге

Күзкәй

4

1218

 

13

Кече Шилнә авыл җирлеге

Кече Шилнә

6

3039

 

14

Мәләкәс авыл җирлеге

Мәләкәс (Тукай районы)

5

2611

 

15

Мусабай-Завод авыл җирлеге

Мусабай-Завод

3

890

 

16

Түбән Суыксу авыл җирлеге

Түбән Суыксу

5

2005

 

17

Яңа Троицкий авыл җирлеге

Яңа Троицки (Тукай районы)

5

1985

 

18

Сәмәкәй авыл җирлеге

Сәмәкәй

4

653

 

19

Иске Абдул авыл җирлеге

Иске Абдул

6

882

 

20

Иске Дөреш авыл җирлеге

Иске Дөреш

5

675]

 

21

Теләнче-Тамак авыл җирлеге

Теләнче-Тамак

5

1777

 

22

Шилнәбаш авыл җирлеге

Шилнәбаш

2

1196

 

23

Яңа Бүләк авыл җирлеге

Яңа Бүләк (Тукай районы)

4

  1. Н/Д
 

-Укучылар, хәзер Гөлчәчәк апагыз районыбызның икътисади ягы белән таныштырып китәр.

Тукай районы, халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча, Татарстанның түбән урбанизацияле районнары арасында беренче урында тора. 2019 елда Тукай районы муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында бишенче урында торган. Бу елны тулаем территориаль продукт күләме — 42,9 млрд.сум, ә үсеше темпы 106,9 % ны тәшкил иткән. Район халкының җан башына акча чыгымнары — аена 24 мең, ә уртача айлык хезмәт хакы — 33 мең сум. 2020 елда Тукай районы Татарстанның икътисади яктан алга киткән районнарының беренче өчлегенә керә.

Районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,47 % ны тәшкил итә, бу 0,53% лы республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Мондагы эшкә яраклы халыкның яртысы кече һәм урта предприятиеләрдә эшли. Тукай районында барлыгы 2597 предприятие теркәлгән, алар тулаем төбәк продуктының 28,9 % ын тәшкил итә. 2020 елның гыйнвар-март айларында районда кече һәм урта бизнес әйләнеше 10 млрд. сум булган, шул предприятиеләрнең 8,2% ы — сәүдә, 13,5% ы — эшкәртү сәнәгате, 12,8% ы төзелеш белән шөгыльләнә, 10,8% ы транспорт өлкәсендә эшли.

Сәнәгате

Төбәктә сәнәгать җитештерүе үсеш алган. 2019 елда район предприятиеләре үзләре җитештергән 34,1 млрд. сумлык товар төяп озаткан, ә сәнәгать җитештерүе индексы 101,5% тәшкил иткән. Тукай районының эре предприятиеләренә «Чаллы-Бройлер» (8,6 млрд сум), «Кама Беконы» (5,6 млрд сум), Чаллы элеваторы (5,13 млрд сум) һәм Чаллы икмәк продуктлары комбинаты (3,5 млрд сум) керә.

1976 елда нигез салынган «Чаллы ТБЭ Мелиорация заводы» елына 60 мең м3 тимер-бетон эшләнмәләр чыгара. «Чаллы Икмәк продукты» — республиканың иң эре агросәнәгать предприятиеләренең берсе, аның 95 мең тонна икмәклек ашлык элеваторы, ике тегермән, катнаш азык һәм ярма заводлары керә. «Чаллы элеваторы» эшчәнлеге бөртекле һәм майлы культуралар кабул итүгә, саклауга, киптерүгә һәм эшкәртүгә, шулай ук ярмалар җитештерүгә юнәлдерелгән.

Авыл хуҗалыгы

Районның авыл хуҗалыгы җирләре 119,3 мең гектар мәйданны били, районда бодай, көзге арыш, солы, бәрәңге, яшелчә игелә. Тукай районы терлекчелегенең әйдәп баручы тармаклары — сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык һәм кошчылык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш алган булу сәбәпле, район Яр Чаллы шәһәрен икмәк, яшелчә, ит, сөт, бәрәңге белән тәэмин итә. Тукай районының иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре — «Тукай», «Чаллы кошчылык фабрикасы», «Чаллы-Бройлер», «Чаллы-ит» кошчылык фабрикалары. Шулай ук төбәктә селекция-гибрид үзәге булган «Кама беконы» дуңгызчылык комплексы эшли, ул Татарстан Республикасын, Идел буе һәм Урал федераль округларының нәселле дуңгызчылык хуҗалыкларын дуңгызлар белән тәэмин итә. 2020 елның беренче айларында районда 46,6 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән. 2020 елга районда ел саен 15,25 мең тонна сөт җитештерелә.

Тукай районында республика буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең иң югары хезмәт хакы теркәлгән. Район буенча уртача хезмәт хакы 38 510 сум, ә сөрүлек җирләренең бер гектарыннан акчалата керем якынча 270,5 мең сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, рейтингта югары урыннарда торган Спас һәм Әлмәт районнарында шундый керем 12 мең тирәсе. 2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителде, бу вакыт эчендә андый 14 мини-ферма төзелде.

Инвестицион потенциалы

2019 елда республиканың капиталына инвестицияләр 10 млрд. сум тәшкил итте, аңа «Кама беконы» — 856,8 млн. нан артык, «Агросила» — 400 млн. нан артык, «Чаллы икмәк продукты» — 45 млн. нан артык, «Бигеш» аэропорты — 239,5 млн. сумнан артык керткән. 2019 елда район яңа социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул итте, аның нигезендә 2030 елга тулай төбәк продуктын 50% ка (40,4 млрд.нан 58,9 млрд. ка кадәр) арттыру, шулай ук 500 дән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Бу проектта эре инвестицион программалар зур әһәмияткә ия. Алар арасына «Мусабай» бройлерларының елына 96 мең тонна кош ите җитештерә торган симертү мәйданчыгы төзелеше, Биклән авыл җирлегендә 85 га лы сәнәгать паркы, шулай ук «Чаллы Икмәк продуктлары» каршындагы 60 мең тонна сыешлы элеватор комплексы төзелеше кергән.

Яр Чаллыда 2016 елдан башлап алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (АСИҮТ) эшли, бу төбәтәге биш территориянең иң беренчесе. 2020 елга «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булып 44 предприятие тора, 6000 нән артык яңа эш урыны булдырылган.

Регионның иң эре инвестицион проектларының берсе — «Бигеш» аэропорты комплексын реконструкцияләү. 2017 елда Халыкара терминал төзелеше башланды, аның хисабына аэропортның үткәрү мөмкинлеге сәгатенә 60 тан 200 кешегә кадәр артачак. 2020 елда өч катлы аэровокзал бинасын тапшыру планлаштырыла, бу эшләрнең бәясе — 25 млн. сум, ә реконструкциянең гомуми бәясе — 1,132 млрд. сум булыр дип көтелә.

Транспорты

Районның административ үзәге — Яр Чаллы шәһәре — Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Районда зур елга порты һәм Чулман елгасының сул як ярында пассажирлар причалы бар. Елга Каспий, Азов, Кара, Ак һәм Балтыйк диңгезләренә чыга. Районда Чаллы, Алабуга, Казан, Түбән Кама, Зәй — Әлмәт, Сарман — Минзәлә юнәлешле эре автомобиль юллары киселеше урнашкан. Кама алды белән Кама аръягы Түбән Кама ГЭСы плотинасы буенча тоташкан. Районда М-7 «Идел», «Самара — Ижау» федераль автомобиль трассасы уза. Куйбышев тармагы буенча тимер юл транспорты йөри. Районда «Бигеш» халыкара аэропорты эшли.

-Ә хәзер, укучылар, районыбызның экологик торышы белән биология укытучысы Илгизә апагыз таныштырыр.

Тукай районы күмер бассейны чикләрендә урнашкан, әмма күмерне эшкәртү катламнарның тирәнлеге һәм аларның дымлануы аркасында башкарылмый. Илбакты, Теләнче Тамак, Күзкәй авыллары янында торф ятмалары бар. Урман район территориясенең 12 % ын били, имән, юкә, каен, усак, чыршы, нарат — иң еш очрый торган агачлар.

2019 елның гыйнварында җирле хакимиятнең Шилнә елгасы үзәнен үзгәртү проектын раслаулары билгеле булды, бу Олы Шилнә авылын су басуны булдырмау өчен эшләнәчәк. Проект җирле экологлар һәм активистлар арасында резонанс тудырды, алар Республика экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриковка, елга үзәнен үзгәртү өчен экологик экспертизаны күрсәтүне тәлап итеп, ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр.

Моңа кадәр бер ел алдан Кенәз һәм Сосновый Бор авылларында яшәүчеләр  Экология һәм табигый байлыклар министры Шадриковка дуңгызчылык комплексын тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Халык дәгъвалары «Кама беконы» компаниясе комплексына карый.

Социаль өлкәсе

Районда 23 авыл мәдәният йорты, 32 авыл клубы, балалар сәнгать мәктәбе, 2 автоклуб эшли. Шулай ук районда 13 үзэшчән халык коллективы бар. 2020 елда районда керәшен чиркәве ачыла, анда гыйбадәтләр татар телендә алып барылачак.

Районда 120 дән артык тарих, мәдәният, архитектура һәйкәле, шул исәптән Косьма һәм Дамиан чиркәве, Вознесение чиркәве, «Боровецкие ключи» чиркәве бар.

2020 елда районның Түбән Суыксу авылында «Алга» универсаль спорт комплексы ачылды.

-Укучылар, үзебезнең авылдан нинди данлыклы кешеләрен беләсез.

-Илдар Әхмәтов— татар эстрада җырчысы(Аның турында 5 нче сыйныф укучысы Әхмәтова Зәлинә сөйли)

-Укучылар, әйдәгез әле, белемнәрегезне сынап карыйк.

-Быел районыбыз ничә еллыгын үткәрә?

-Безнең районыбызның административ үзәге кайда?

-Халык саны күпме?

-Регионның эре предприятияләрен атагыз.

-Тукай районының мәйданы күпме?

-Тукай районы нинди районнар белән чикләшә?

-Районыбызның элекеге исеме ничек булган?

-Районыбызның башлыгы кем?

-Тукай районында нинди милләтләр яши?

-Тукай районына ничә авыл җирлеге керә?

 

-Укучылар, менә бүген сезнең белән үзебезнең районыбыз буенча сәяхәт иттек. Киләчәктә дә районыбыз зур үрләргә ирешсен, сез дә моңа үзегезнең өлешегезне кертерсез дип ышанып калам. Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International