Боерган мәктәбе сыйныф сәгате уздыруга  сценария тәкъдим итә.

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Боерган мәктәбе "Туган телем-татар теле"дигән темага сыйныф сәгате уздыруга  сөенария тәкъдим итә.

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- тел байлыгын үстерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.


 

Дәрес барышы:

- Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

Баш очында кояш булып тора гел.(укучы сөйли)

 

"И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы." Г.Тукай

 

Без- татарлар, туган телебез татар теле.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!(бер укучы сөйли)

 

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья  халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе: ИНГЛИЗ, НЕМЕЦ, ФРАНЦУЗ, ИСПАН, ИТАЛЬЯН, ПОРТУГАЛ, ГАРӘП, ФАРСЫ, РУС, КЫТАЙ,  ТӨРЕК,  ЯПОН,  ҺИНД, ТАТАР ТЕЛЛӘРЕ

Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

Татарлар (tatarlarкүбесенчә Евразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.

Татарларның күпчелеге — Русия Федерациясендә ~5 310 649 кешехалык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан,  Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-уралсеберәстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була. .

Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган.  Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган.

 1764 нче елдан башлап Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының  тарихы шушы китаптан башлана. Слайд 7-9

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Тобольскида һәм башка берничә шәһәрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында   татар теле укытыла башлый. Слайд 10-13(укытучы сөйли)

“Сөйләбездәге сүзләрне  мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин” – дигән Гамил Афзал. Мәрҗәннең бер төймәсе генә урынында булмаса да, аның матурлыгы югала. Сүзләрнең берсен генә дөрес кулланмасак та ,сөйләмебезнең дә яңгырашы, эчтәлеге юкка чыга дип әйткән бөек шәхесебез.(укучы сөйли)

“Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, -дигән тел белгече Каюм Насыйри.(укучы сүзләре)

 

“Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый”,

- дип язды Әхмәт Ерикәй.(укучы сөйли)

 

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”- Садри Максуди.  (укучы сөйли)

 Яндың да син, туңдың да син,

  Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең,

  Әй мөкатдәс татар теле,

   Әй син батыр татар теле! Наҗар Нәҗми(укучы сөйли)

Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел.

Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.  Шәйхи Маннур (укучы сөйли)

-Әйдәгез әле , укучылар, сезнең белән бер уен уйныйбыз.Мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын әйтеп карагыз әле?

Көйдергән дә ул,

Сөйдергән дә ул,

Иң ачы да ул,

Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

Ә хәзер икенче табышмагыбыз.

Ул - кирәк икән Римгә дә илтә.

Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы - тел.

  • Татар халкы - аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Әйдәгез әле , укучылар, сезнең белән бер уен уйныйбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтермен, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.
  • Иң таталы тел- (туган тел),

Анам сөйләп торган тел.

  • Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
  • Телең озын булса, (гомерең кыска була).
  • Туган илем – (туган анам).
  • Теле барның (юлы бар).
  • Телләр белгән – (илләр белгән).
  • Аз сөйлә – (күп тыңла).
  • Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).

Укучылар, булдырдыгыз! Туган телебез матур сүзләргә бай безнең. Ә хәзер чираттагы уен. Тактада – хәрефләр. Шул хәрефләр белән иң озын сүз төзегән укучы җиңәчәк.

                            Ш М Е Җ Ө Л Г И

Әфәрин укучылар!

Ләкин, безнең арабызда телне бозып сөйләүчеләр кубәеп бара. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:

 

Кил, өйрән, и туган бер башка телне

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

-Укучылар, сезне чираттагы уенны уйнарга чакырам. Парлап утырыгыз. Сезгә бер сүз бирелә, шул сүздәге хәрефләрдән кем купме саф, камил татар телендә ничә сүз ясый алыр икән.(Башваткыч.)Иң күп сүз төзи алган укучы җиңә. (Кара-каршы әйтешәләр)

 

-Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

  • Җыр “Туган тел”


 


 


 


 


 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International