28 январь көнне Иштирәк авылы китапханәсендә
туган телләр елына багышланган "Туган телнең тугры кошлары" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Балалар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм инде Иштирәк авылында туып-үскән: Рафис Сәлимҗанов, Хөсәен Җәгъфәр һәм Җәмилә Әхтәмова кебек язучылар белән тагын да якынрак танышып аларның шигырьләрен укыдылар. Ахырда "Койрыклар" (Абдулла Алиш) мультфильмын карадылар. Мондый чарадан соң балалар туган илләрен, туган телләрен саклауга өлеш кертерләр дип ышанып калабыз!