Концертлар һәм ярышлар

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
Март аенда районда җиде зонага бүленеп, ветераннарның “Балкыш” дип аталган концентлары узды. Бу мөһим чараны оештыруда һәм үткәрүдә мәдәният бүлеге, ветераннар оешмалары зур тырышлык куйды. Иске Абдул, Борды, Калмаш, Кнәз, Түбән Суыксу авыл җирлекләре ветераннары җыр-биюгә аеруча һәвәс икәнлекләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары яхшы дип бәяләгән номерлар район йомгаклау концертында кабатланачак. Ә зона смотрында җиңүче ветераннар, “Энергетик” мәдәният сараенда осталыкларын күрсәтеп, иң-иңнәр Казанга, республика гала-концертына чакырыла. Шушы ук тәртиптә спортчы ветераннарыбыз арасында да ярышлар уза.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International