Күзкәй урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче эш алып барыла. ГАВМ, КНИТУ (КХТИ), Казан кооператив институты, КДАУ белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. 8-11 сыйныф укучылары әлеге учреждениеләр белгечләре белән онлайн режимда катнашалар. Һөнәри юнәлеш бирү эше-укучыларның һөнәрләрнең социаль-икътисади һәм психофизик характеристикасы турында кирәкле белемнәрен үзләштерүгә юнәлдерелгән укыту-тәрбия эше системасы, һөнәрнең фәнни-нигезләнгән сайлавын тәэмин итүче безнең чаралар системасы.
Һөнәри тәрбия мәктәп укучыларының сәләтләрен һәм һөнәри кызыксынуларын формалаштыруны үз эченә ала. Сезнең белән һөнәри тәрбия бирү буенча педагогик эшебезнең асылы-балаларны төрле уку-укыту һәм класстан тыш эш формаларында, иҗтимагый-файдалы хезмәттә катнашырга, үз көчеңне актив сынап карарга өндәү. Һәвәслек эшчәнлек процессында үсә, ә һөнәри белемнәр һөнәри мәнфәгатьләр булганда уңышлы туплана. Безнең мәктәп укучысының үзләрен төрле эшчәнлек төрләрендә сынап каравы мөһим.