2013нче елның 5нче апрелендә инглиз телен тирәнтен өйрәнү Шилнебаш урта мәктәбе нигезендә, районыбызның инглиз теле укытучылары өчен “Инглиз теле пунктуациясе. Хат нигезе һәм стиле" темасына багышланган методик семинар уздырылды

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

Семинар эшендә НФ ФГБОУ ВПО Добролюбов исемендәге «НГЛ университеты”ннан өлкән укытучы Долгова Т.Б. лекция  укыды.  Шилнебаш мәктәбе укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты Хлопунова О.В. “Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү” темасына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Районның 22 укытучысы семинар эшендә актив катнашты, түгәрәк өстәл янында үз фикерләре белән  уртаклашты. Семинар  эшендә актив катнашкан  укытучыларга, семинар эшен оештыручы Шилнебаш мәктәбе хакимиятенә  рәхмәтебезне белдерәбез.


ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International