Иң күп сөт кемдә савыла?

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе
 

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча көнлек тулаем савым ел башыннан 6,1 тоннага артып, бүгенге көндә 86,7 тонна тәшкил итә.

«Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ тәүлеклек савымны узган елгыдан 6200 килограммга арттырган. Сәйдәшлеләрнең һәр сыеры 27,2 кг сөт бирә, һәм алар район буенча икенче урында бара. Бу күрсәткеч буенча беренчелекне һәр сыердан 39,5 кг сөт алучы «Ирек» җитештерү кооперативы тота. Ә район күләмендәге уртача күрсәткеч – 16,4 кг. Сөт җитештерү буенча иң түбән күрсәткечләр «Биклән», «Вилданов», «Р-Агро» хуҗалыкларында.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International