Татарстанда «Кайгырту " цифрлы платформасын эшләтеп җибәрделәр

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» платформасы эшли башлады. Кушымта ярдәмендә республика халкы социаль ярдәм күрсәтүнең 8 үтемле чарасы турында мәгълүмат ала, шулай ук берничә гади адым белән түләү алу өчен гариза бирә ала.

2021 ел ахырына кадәр яңа «Кайгырту» сервисында социаль ярдәм чараларының саны 8дән 15кә кадәр артачак.

Кушымтаны App Store һәм Google Play кушымталар кибетләрендә табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International