Нигезебез нык.Тукай муниципаль районы Советының VI утырышы узды.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

9нчы февраль көнне  Тукай муниципаль районы Советының VI утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Анда Тукай районының 2020 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре каралды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Район башлыгы Фаил Камаев 2020 ел нәтиҗә-ләре һәм 2021 елга бурычлар турындагы чыгышы белән асылда Тукай районының аягында нык басып торуын һәм яңа бурычларны үтәү өчен әзер булуын белдерде. Ул моны яшәешнең барлык юнәлешләре, хуҗалык итүнең бөтен тармаклары буенча узган елгы күрсәткечләр белән дәлилләде. Шулардан беренчесе: социаль-икътисади үсеш буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары рейтингында Тукай районы дүртенче, ә авыл районнары арасында беренче урынны алып тора. Әлбәттә, беренчелеккә тырыш хезмәт белән генә ирешеп була. 2020 елда район территориясендә җитештерелгән гомуми продукт 43,8 млрд сумлык (үсеш 100,3 процент), ә предприятие-оешмалар эшләп чыгарган товар 31,7 млрд сумлык (101,8 процент) булган. Продукциянең төп өлеше азык-төлек җитештерү, эшкәртү тармагына туры килә. 
Докладчы кече һәм урта бизнесның җитештерүдә мөһим урынны алып торуын да билгеләп үтте. Әйтик, хәзерге вакытта районда 2624 кече һәм урта бизнес субъекты исәпләнә, аларда 11 мең кеше эшли, ә бу эшләүчеләрнең 57 проценты дигән сүз. Узган ел эшмәкәрлек субъектларының саны 27 берәмлеккә арткан да әле. Бу, үз чиратында, халыкны эш белән тәэмин итү проблемасын хәл итүнең отышлы юлы булып тора.  
Яңа җитештерү мәйдан-нары, заманча сәнәгать зоналары булдыру – республика күләмендә алып барыла торган мөһим юнәлешләр. Алар Тукай районы территориясенә дә кагыла. Әйтик, Круглое Поле тимер юл станциясенә якын урында эре төбәкара логистика үзәге төзеләчәк. Бигеш аэропорты территориясендә аэровокзал бинасы корыла. Яңа М7 автомобиль трассасы да Тукай районы аша узачак. Бәтке авыл җирлегендә су транспортының логистика үзәге төзелеше өчен җир бүлеп бирелгән. «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖнең яңа проекты – заманча авыл хуҗалыгы комплексы төзү дә Тукай районы территориясендә башкарылачак. Биклән авыл җирлегендә сәнәгать паркы төзү планы гамәлгә ашырылачак. Бу әле тулы исемлек түгел. Әлеге эре проектлар район икътисадын ныгыту, халыкны эшле итү өчен хезмәт итәр дигән ышаныч бар. 
Сессиядә авыл хуҗа-лыгы тармагының уңыш-лары билгеләп үтелде. Узган ел безнең игенчеләр 179,2 мең тонна икмәк җыеп алды. Район басуларында 6,3 тонна бәрәңге, 4 мең тонна яшелчә, 161,7 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде. Район хуҗалыкларында барлыгы 16 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 5290 башы – сыер малы. Бүгенге көндә тәүлеклек савым 87 тонна тәшкил итә, бу күрсәткечне 100 тоннага җиткерү планлаштырыла. 
Район башлыгы барлык юнәлешләрдә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, алда торган бурычларны билгеләде.
Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы, сессиядә сүз алып, Тукай районының республикада тоткан урынын югары бәяләде. «Фаил Мисбахович авыл җирлеге башлыклары белән бергә әзерләгән мөрәҗәгатен миңа тапшырды», – дип белдерде Алексей Песошин һәм аны өйрәнәчәкләрен вәгъдә итте. Район башлыгының чыгышыннан күренгәнчә, безнең районда медицина персоналы белән тәэмин ителеш 66 процент кына. Бу уңайдан премьер-министр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә бер ай эчендә чара күрергә кушты. Яшьләр белән эшләүдә игътибарлы булырга, аңлату эшләре алып барырга кирәклеген әйтте. 
Депутатлар сессиянең көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча карар проектын бертавыштан кабул иттеләр.

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International