РФ Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алуны яңа срокларда — 2021 елның сентябрендә үткәрү турында Карар кабул итте.
Мондый карар илдәге эпидемиологик хәлне яхшыртуга комачауламас һәм барлык катнашучыларның иминлеген гарантияләү максаты белән кабул ителде.
«Без барлык күрсәткечләр буенча да яхшыруын күрәбез: авырулар саны һәм үлүчеләр саны кими, әмма без алга таба хәлнең ничек булачагын белмибез. Коллектив иммунитет формалашсын иде. Унъеллыкның төп статистик вакыйгаларының берсе — Бөтенроссия халык санын алу күңелсезләнмәсен һәм файда гына китерсен өчен, халык санын алу вакытын соңрак күчерү турында Карар кабул ителде", — дип билгеләп үтте Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Яңа сроклар БМО тәкъдим иткән халык санын алу раунды кысаларында калырга мөмкинлек бирәчәк.
Яр Чаллы шәһәрендә Дәүләт статистикасы бүлеге тарафыннан халык санын алу исемлекләрен актуальләштерү буенча эш дәвам итәчәк. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре белән берлектә яшәүчеләр, шул исәптән яңа йортларда яшәүчеләр турында мәгълүматлар яңартылачак.
2021 елның 12 февраленә Тукай муниципаль районында 17047 кв.метр мәйданлы 119 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, шуларның 2773 кв. метр мәйданлы 22 йорт бакча участокларында.
.jpg)
ВПН-2020 медиафисы
media@strana2020.ru
www.strana2020.ru
+7 (495) 933-31-94
https://www.facebook.com/strana2020
https://vk.com/strana2020
https://ok.ru/strana2020
https://www.instagram.com/strana2020
youtube.com
Яр Чаллы шәһәре Дәүләт статистикасы бүлеге башлык урынбасары Г. Р. Шәйхуллина