13 нче февральгә метеорологик фараз

2021 елның 12 феврале, җомга

Начар метеорологик күренешләр- 13 февральдә төнлә һәм көндезТатарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән бозлы яңгыр һәм бозлавык.һава төнлә -6..-9, иртән 0..-5˚.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар, бозлы яңгыр, салкынча явым-төшем.

Аерым районнарда томан, төнлә һәм иртән бозлавык.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9, иртән 0..-5˚.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3˚.

Юлларда бозлавык көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International