Патриотик тәрбия бирү максатыннан, 2021 елның 12 февралендә Новый бистәсендә сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган «ФОРПОСТ» мәктәп отрядларының, Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау отряды җыелма командалары арасында кышкы полиатлон буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 21 команда катнашты.
Катнашучылар түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар:
-егетләр: 3 км чаңгы узышлары, аркадан күтәрелү, пневматик винтовкадан ату;
- кызлар: 3 км чаңгы узышы, «пресс» аркада яткач гәүдә күтәрелеше, пневматик винтовкадан ату.
Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде::
Егетләр арасында:
1 урын-Дәүләтгәрәев Илгиз, Иске Абдул авылы;
2 урын-Әминов Риназ, Яңа поселогы;
3 урын-Соколов Иван, Татарстан поселогы;
Кызлар арасында:
1 урын-Шаһивәлиева Диана, Кече Шилнә;
2 урын-Вәгыйзова Зарина, Түбән Суык-Су авылы;
3 урын-Исламова Риана, Мәләкәс авылы.
Команда нәтиҗәләре:
1 урын - Иске Абдул урта мәктәбе»,
2 урын-Яңа поселогы мәктәбе,
3 урын-Кнәз урта мәктәбе.

.jpeg)