2021 елның 13 февралендә районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы – 2021»массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 3310 кеше старт алды. Яшь буенча катнашучылар 500, 1000, 3000 метр дистанцияләрдә йөгерделәр. Район чаңгы ярышы Яңа поселогы базасында оештырылды. Барлык катнашучылар да 3000 метр урман массивы аша уздылар. Нигезләмә нигезендә берничә яшь төркеме старт алды: 10 яшьтән 13 яшькә кадәр, 14-17 яшь, 18 яшь һәм өлкәнрәк, ветераннар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
- 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар арасында:
Егетләр арасында -Аббясов Ришат, кызлар арасында- Вәлиуллина Ләйлә,
- 14-18 яшьлекләр арасында:
Егетләр арасында — Бариев Камил, кызлар арасында-Шәйдуллина Айгөл,
- 60 яшькә кадәрге ир-атлар арасында-Ермошкин Алексей,
-55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Козлова Айгөл,
- 60 яшьтән олырак ир-атлар арасында-Ермошкин Вячеслав,
-55 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында Валиәхмәтова Гөлсинә.
Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде.