Сулыклар ташый - чарасын алдан күрүең хәерле

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Язгы ташу вакытында су басудан республиканың берничә торак пункты зыян күрде. Табигатьнең мондый сынавына Югары Ослан, Лениногорск, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Алабуга районнары дучар булды. Бәхеткә, безнең район әлеге исемлеккә эләкмәде. Ләкин буадан су күтәрелеп зыян күргән авыллар булды. Бүгенге көндә әлеге җирлекләрдәге проблемаларны хәл итү өчен барлык чаралар күрелде, хәзер анда яшәүчеләргә куркыныч янамый, дип белдерә район башлыгы киңәшчесе, язгы ташу белән бәйле хәлне һәрдаим контрольдә тотучы Галимҗан Зарипов.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International