ИГЪЛАН ! Гаилә составы турында белешмә.

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

ИГЪЛАН

Гаилә составы турында белешмә

Россия Эчке эшләр министрлыгының 31.12.2017 ел, № 984 боерыгы, Россия Федераль миграция хезмәтенең 11.09.2012 ел, № 288 боерыгы гамәлдән чыгарылды, ул теркәлү карточкаларын (9 форма), һәр фатирны (10 форма), йорт (фатир) кенәгәсен (11 форма) алып баруны күздә тоткан иде.

Шулай итеп, җирле үзидарә органнары һәм идарәче оешмалар тарафыннан 18.02.20021 елдан башлап йорт китапларын алып бару, йорт китапларында нинди дә булса билге кую, шулай ук йорт китапларыннан өземтәләрне раслау эше туктатыла.

Гражданны теркәү турында белешмәләр (адреслы белешмә) бары тик Россия ЭЭМ тарафыннан гына бирелә:

- Яр Чаллы шәһәре, Тукай яр буе урамы, 35 нче йорт, Тукай районы буенча ЭЭМ бүлегенең миграция пункты,

тел. (8552) 71-68-09.

Эш графигы:

Дүшәмбе-15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

Сишәмбе-08.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр)

Чәршәмбе-08.00 дән 13.00 гә кадәр

Пәнҗешәмбе-кабул итү юк

Җомга-08.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр)

Шимбә-08.00 дән 12.00 гә кадәр

Якшәмбе-ял көне
- яки Бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша .https://www/gosuslugi.ru.

Өстәмә хәбәр итәбез, административ реформаны үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 2016 елның 1 ноябрендәге 143 номерлы беркетмәсенең III бүлегендәге 5 пункты нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына һәм җирле үзидарә органнарына өй китапларыннан өземтәләр, гаилә составы турында белешмәләр (мөрәҗәгать итүче белән бергә яшәүче затлар турында белешмәләр һәм әлеге затлар һәм мөрәҗәгать итүче арасында туганлык элемтәләре булган башка документлар) бирүне таләп итү рөхсәт ителми.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында гражданнарны теркәү, гражданнарны бергәләп теркәү фактларын тикшерү, гражданны теркәү чорын билгеләү Россия Эчке эшләр министрлыгы белән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә гамәлгә ашырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International