ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы шимбә видеокиңәшмәсендә арендалы торакны бирү тәртибе, Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту, авария халендәге йортлардан гражданнарны күчерү турында сөйләнде. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
ТР Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин арендалы йортлар программасы буенча торакның кемнәргә һәм нинди шартларда бирелүе турында билгеләнергә чакырды. Андый фатирлар базар бәясенә караганда 30 процентка ким бәядән бирелер дип көтелә. Хакимияттәгеләр мондый шартлардан үз файдасына акча эшләргә омтылучылар табылыр дип шикләнә. Шунлыктан арендалы торакның бирелү тәртибен төгәл ныкларга кирәк.
Гомумән, республикабызда торак төзелеше зур темплар белән бара. 5 апрельгә 761,5 мең квадрат метр йорт тапшырылган – еллык планның өчтән бере үтәлгән дигән сүз. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 20 районны санап үтте. Бу исемлектә Тукай муниципаль районы да аталды. Биредә 36 мең квадрат метр йорт төзү планда каралган, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Илсөяр Абзалова хәбәр итүенчә, шуларның 31 мең 535 квадрат метры(87 процент) куллануга тапшырылган.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы да эшен дәвам итә. Республикабызда 497 ветеранга 104 йорт төзелә. Районда бу көннәрдә 8 ветеран торакка чиратлары җитү турында сөенечле хәбәр алган. Аларның 3 се фатир сайлап, килешү төзегән. Районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шафыйковадан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта тагын 6 ветеран фатирга чират көтә.
Авыл клублары төзелешенә килгәндә исә, республикабызның 45 районында да төзелеш бара. Безнең районда Круглое Поле поселогында булачак мәдәният йортының нигезен салу эшләре тәмамланып килә.
“28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Шул уңайдан ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы айлык үткәрә”, – диде Ирек Фәйзуллин. Ул барлык оешма, предприятие җитәкчеләрен семинарлар, күргәзмәләр оештырырга өндәде.
– Әлеге чаралар исем өчен генә үткәрелмәсен, нәтиҗәсе булырлык итеп оештырылсын. Эш урынында бәхетсезлек очракларын киметү, булдырмый калу мөһим, – диде министр.
Киңәшмәдә язгы су ташу куркынычсызлыгы турында да әйтелде. ТР Премьер-министры Илдар Халиков сүзләре буенча су күләме күтәрелгән барлык районнарда да чаралар күрелде. Ләкин моның белән генә тукталып калырга ярамый, һәрвакыт әзерлек режимында булырга кирәк. Куркыныч янаган зонада Тукай районы юк дип белдерде Илдар Халиков.