2012-2013 уку елында республикада “SаMоSтоятельные дети” дип исемләнгән наркотикларга каршы профилактик проекты эшләп килә. Биредә районыбызның Мәләкәс, Күзкәй, Шилнәбаш, Комсомолец урта мәктәпләреннән 10-17 яшьлек укучылар катнаша. Уку барышында катнашучылар белән күптөрле чаралар үткәрелә.
Проект нигезендә укучыларның контракт төзүе һәм шунда үзләренә зыянлы гадәт дип билгеләнгән тыюларны язып, шул кагыйдәләрне үтәү тора.
Мәләкәс урта мәктәбеннән “SаMоSтоятельные дети” проектында 5-11 сыйныфлардан 20 укучы катнаша. Алар барысы да тәмәке тарту, наркотикларга каршы язма килешү төзегәннәр һәм берсе дә контракттан баш тартмаган. Акция барышында укучылар шул темага багышланган инша яздылар, плакатлар ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Солдатова әйтүенчә, алар хәзер зур флэш-мобка әзерләнәләр. “Репетицияләребез инде айдан артык дәвам итә, аны үткәрер өчен җылы көннәрне көтәбез. Әлеге чаралар кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә этәрү максатыннан үткәрелә”, – ди Татьяна Павловна.