17 февраль көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 2 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды.
Гаиләне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Советы депутаты, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов котладылар. Чакырылган кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,7 мең гаилә 1,2 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә, икенче балага 639 432 сум, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаса.