«Иң яхшы вожатый-2021»

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 17 февралендәТукай муниципаль районы  Новотроицкое авыл мәдәният йорты базасында «Иң яхшы вожатый - 2021» республика вожатыйлар конкурсының муниципаль этабы узды.
«Иң яхшы вожатый» республика конкурсының муниципаль этабында  районының төрле белем бирү учреждениеләреннән 6 укучы катнашты. Конкурста алар үзләре турында, үз карамагындагылар турында сөйләделәр, отряд эше үткәрделәр, шулай ук интеллектуаль уеннарда көч сынаштылар. Балалар үткәргән мастер-класслар конкурсантларның төрле якларына: оештыру сәләтен, аралашучанлыгын, креативлыгын, коллектив белән эшли белүен бәяләргә мөмкинлек бирде.

Барлык конкурсантлар да лаеклы булдылар һәм кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча:

3 нче урын-Кудряшева Анастасия (Борды урта мәктәбе) ,

2 нче урын-Вәлиуллина Изалия (Комсомол урта мәктәбе) ,

1 нче урынны Биклән урта мәктәбе укучысы Гибадуллин Эмиль яулады.

Аңа уңышлар телибез, һәм безнең районны республика этабында лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә телибез!
Калган катнашучылар да төрле номинацияләрдәге грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International