"Шәһри Казан" газетасының һәм " Ялкын" журналының баш мөхәррирләре Калмия авыл китапханәсендә үзләренең укучылары белән очрашты.

2021 елның 19 феврале, җомга

#КалмиинскаяСБ
#Калмияавылкитапханәсе
#ШәһриКазанЯлкын
#Очрашу
#Омтылсаңяңалыккарәхимитматбугатка
#РадикСабиров
#ИльназФазуллин
12нче февраль көнне ,   изге кыйблабызга туры атлаучы, үзләренең артыннан меңнәрне ияртеп баручы әйдәманнарыбыз, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм " Ялкын" журналының баш мөхәррире Ильназ Фазуллин Калмия авыл китапханәсендә үзләренең укучылары белән очрашты. Бу безнең өчен зур мәртәбә!
Ә инде кунакларыбызга безнең ана телен өйрәнүгә, туган телне яратуга багышланган кичәбезне тулыландырган, баеткан өчен без Калмия авыл халкы, мәктәп укучылары, әти- әниләр бик сөенәбез һәм аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез .
Хөрмәтле кунаклар! Кадерле минутларыгызны кызганмыйча, ерак юлларны якын итеп, хөрмәтләп килүегез өчен, туган телләр һәм халыклар берлеге елы уңаеннан милләтебез өчен шушы юнәлештә зур эш башкарганыгыз өчен барыбыз исеменнән бик зур рәхмәт!

Эндже Галиахметова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International