"Кызыл тюльпан " патриотик акциясе узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Княз авыл җирлегендә сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе үткәрелде. Әлеге акция кысаларында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфган сугышчылары гаиләләренең өйләренә бардылар.

Алар-Владимир Вороновның әнисе-Анастасия Андреевна Воронова, Җиһангир Сабитовның тормыш иптәше – Гафия Сабитова, Хәсәнов  Таһир әнисе – Хабибә Салих кызы Хәсәнова.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре әфганчылар гаиләләренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Родина» патриотик клубы әгъзалары исеменнән кызыл лалә чәчәкләре бүләк иттеләр, аны балалар үз куллары белән ясадылар.

Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International