Ватанны саклаучылар көне белән!

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

 

Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үткән каһарманнарга, бүген армиябез сафында хезмәт итүче солдатларга рәхмәт әйтәбез. Безнең бүгенге уртак бурычыбыз – күпьеллык традицияләрне саклау, илебезнең көчен һәм куәтен арттыру, аның абруен ныгыту.
Бәйрәм уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. 

Район башлыгы Фаил Камаев. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International