Солдат - якташларыбыз һәм аларның командирларының хатларын уку  буенча кичә 

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 нче елның 20 нче февралендә, 30 нчы тапкыр Княз  мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Солдат-якташларның һәм аларның командирларының хатлары буенча"дигән кичә булып узды. Кичәдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган солдатларның әти-әниләре һәм бүген армия сафларында хезмәт итүчеләр, укучылар, яшьләр һәм  авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Хәрби частьләр командирларыннан Рәхмәт хатлары уку нәкъ менә шул көнгә туры китерелде. Бу юлы да авылдашларыбыз - якташларыбыз Владимир Белов -Мәскәүдә, Кирилл Нужин- Костромада, Максим Краснов-Калининградта, Дмитрий Новиков, Ринат Вәлиев- Севастопольдә, Эдгард Миникаев-Камчатка краенда, Руслан Зәйниев, Ренат Баһаветдинов Йошкар-Олада хезмәт итүләре турында авылдашлар зур дулкынлану һәм горурлык белән тыңладылар.

Солдат хатлары күбесенчә охшаш. Аларда балалар солдат хезмәтенең файдалы якларын ассызыклыйлар, мөстәкыйльлек, сабырлык тәрбияли, дип язалар. Барлык солдат хатларына да хас булган үзенчәлеккә дә игътибар итмәскә ярамый – авторларның берсе дә әнисенә рәхмәт сүзләрен белдерергә һәм аңа багышларга онытмаган. Күрәсең, балалар әни назыннан, аның кайгыртуыннан сагыналар. Бу алар өчен дулкынландыргыч  һәм истә калырлык кичә булды.

Княз авыл җирлеге сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Фәнис Миңнемөхәммәт улы Хаҗиев, Батырлык ордены кавалеры Васил Фаит улы Гайфуллин,   авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова ир-атларга котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Солдат хатларын уку концерт номерлары белән үрелеп барды.Солдат әниләре өчен Вероника Цитркоп, Татьяна Утробина, Ләйсән Абражева, Наталья һәм Полина Ерховлар башкаруындагы җырлар, «Умырзая»хореография ансамбле башкаруындагы биюләр яңгырады.

Кичәдә һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар, әниләргә тере чәчәкләр тапшырдылар. Кичә күрше залда-чәй өстәле артында дәвам итте. Кичәне мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова җылы һәм күңелле итеп алып барды.


Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International