19 февраль көнне район Башкарма комитетының утырышлар залында "Тукай муниципаль районының акчалата бүләк алуга иң яхшы яшьләр проекты"конкурсының икенче этабы узды. Төрле авыл җирлекләреннән килгән 13 яшь кеше сәламәтлек саклау, иҗат, патриотизм, медиа, туризм һәм туган якны өйрәнү, авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек юнәлешләре буенча 21 проектны яклады.
Алда-өченче этап-җиңүчеләрне билгеләү.
