26нчы февральгэ метеорологик фараз

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның  25 февраль 18 сәгатьтән 26 февраль 18 сәгатькә кадәрТатарстан  Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренеш көтелә: төнлә һәм Көндез күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәк булган буран; көндез һәм кич белән көчле җил, көчәйгәндә 15-17 м/с һәм бозлавык.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Бераз кар, көндез урыны белән, аерым районнарда буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез һәм кич белән 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -19..-24˚.
Көндез максималь һава температурасы -11..-16˚.
Юлларда бозлавык.

 Модель развития обстановки(32).pptx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International