"Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы 

2021 елның 26 феврале, җомга

"Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы 

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында "Минем шәҗәрәм" дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә. Конкурс төрле яшь төркемнәре өчен оештырыла.

1 төркем –1-4 сыйныф укучылары (иҗади эш: гаилә агачының рәсеме (шәҗәрә), комментарийлар белән фотоальбомнар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликация, табигый материал һәм тукыма кулланып башкарылган күләмле эш, бер катнашучыдан эш күләме чикләнми);

2 төркем – 5-8 сыйныф укучылары (иҗади эш: шәҗәрә рәсеме, комментарийлар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликация, табигый материал һәм тукыма кулланып башкарылган күләмле эш һәм язма эш: реферат, эссе, инша һәм т .д.);

3 төркем – 9-11 сыйныф укучылары теләсә кайсы форматта чагылдырылган тикшеренү эше: язма эш, видеохезмәтләр (10 минутка кадәр дәвам иткән гаилә тарихы турында фильмнар), презентацияләр.

4 төркем – 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары студентлары (архив документлары нигезендә проект-тикшеренү эше: фәнни хисап, фәнни мәкалә, доклад).

Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә. Эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

 

«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк Татарстан халкы да катнаша ала. Катнашучыларга язма эшләр (форма: эссе яки мәкалә); генеалогик схемалар һәм борынгы язмалар; видеоэшләр – гаилә тарихы турында фильмнар; презентацияләр тәкъдим итәргә кирәк.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм I урын өчен 50 мең сум, II урын өчен 30 мең сум, III урын өчен 20 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Конкурста катнашу өчен 25 октябрьгә кадәр электрон почта адресына документлар пакеты тапшырыла: konkurs.genealogia@yandex.ru яисә почта аша, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе адресына: Казан шәһәре, 8 Март урамы, 5а йорт, «Конкурс»тамгасы белән.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/b%D3%99ygel%D3%99r/minem-shrm-geneologik-tiksherenlr-konkursy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International