«Минем эчке көчләрем», “Дуслык” дип исемләнгән тренинглар үтте

2021 елның 26 феврале, җомга

25.02.2021 елда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Минем ресурслар», «Дуслык» темасына тренинг уздырды. Тренинг эчке көчләрне торгызуга юнәлтелгән иде. Тренингның төп бурычлары - ресурсларның нәрсә икәнен белү, һәм һәрберсе өчен алар үзярдәм инструменты буларак. Тренинг барышында эчке көчләрне торгызуның төп методларына өйрәтү үткәрелде. «Минем казанышларым», «Кул», «Кем бу?» күнегүләре үткәрелде. Шулай ук «Дуслык йорты», «Мәкальне өйрән» күнегүләре үткәрелә. Практик күнегүләр конфликтларны хәл итә белү, тормыш авырлыкларын һәм проблемаларны җиңә белү үсешенә юнәлтелгән иде. Төркем дәресләрендә төрле категориядәге гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты. Тренинг ахырында психолог тормыш көчләрен торгызуның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International