Ярты республиканың чүбен бездә җыюга җәмәгатьчелек катгый рәвештә каршы

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Идел буе экологик компаниясе (ПЭК), Яр Чаллыда ике километр ераклыкта, Тогаево авылы чүплеге урынында калдыкларны эшкәртү заводы төзеп, Татарстанның 11 районыннан, ягъни ярты республикадан көнкүреш калдыкларын шунда китерергә җыена. Проект  авторлары Кама буе төбәгендә мондый полигон кирәк, диләр. Биредә чүп җыелып кына калмыйча, эшкәртелеп, сортларга аерылып, икенчел чимал итеп җибәреләчәк, күпмеседер күмеләчәк, диләр.  Халык исә бу урында мондый завод төзүгә катгый рәвештә каршы чыга, бу эш экологик катастрофага җиткерәчәк дип саный. Шушы мәсьәлә буенча  чаллылылар һәм Тукай районы җәмәгатьчелеге шәһәрнең "Чишмә" халыклар дуслыгы йортына сөйләшүгә җыелды. Ачык сөйләшүдән шул күренде - чаллылар да, тукайлылар да әлеге полигонны төзүгә кискен каршы. Шунысы кызык: проект экологик экспертиза үткәнме, юкмы икәнлеге дә билгеле түгел - ә төзү өчен инде җир бүленгән.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International