Административ беркетмәне хәзер җирле үзидарә вәкилләре дә төзергә хокуклы

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасында административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзергә вәкаләтле булган вазыйфаи затлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер әлеге хокукка барлык муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарында эшләүче вазыйфаи затлар билгеләнде.
Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен салынган штрафлар исә муниципаль берәмлекләр бюджетларына керәчәк.
Шуны әйтергә кирәк: шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр аеруча каты контрольдә  булачак. Бу кагыйдәләрне бозучыларга карата район башкарма комитеты җитәкчесенең архитектура, төзелеш һәм гражданнарның яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары беркетмә төзиячәк.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International