КФҮ тә татарстанлы, бер үк вакытта коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә дә языла ала.

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

КФҮ(Куп фукнцияле узәк )кә теләсә нинди хезмәт сорап мөрәҗәгать иткән татарстанлы бер үк вакытта коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә дә языла ала. Моның өчен аңа кабул итү белгеченә, фактик яшәү урыны яки теркәлү урыны буенча шәхесне раслаучы документ, нинди поликлиникада процедураны узарга теләве турында  хәбәр итәргә кирәк 

Сырхауханәнең номерын белгеч автомат программада үзе билгеләячәк һәм мәгълүматларны җибәрәчәк,ә Гражданинга  кулына белешмәлек биреләчәк.
Мөрәҗәгать итүче алга таба сырхауханә хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итәчәк, алар аның белән мәгълүматны һәм визит вакытын ачыклау өчен элемтәгә керәчәкләр.

Вакцинацияләүгә көтү битенә, прописка урынына карамастан, КФҮнең 60 офисының теләсә кайсысында язылырга мөмкин.  

Вакцинациягә башка ысуллар белән дә язылырга мөмкин: ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки кеше беркетелгән поликлиникада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International