– Илсөяр Хәйдәровна, быел яз соңгарып килгәнлектән, районда авылларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы да кичектерелеп башлана бугай?
– Әйе, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевнең 28 марттагы карары нигезендә икеайлык элекке еллардагыча 1 апрельдән түгел, ә 15 апрельдән башлана һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты – авылларны чистартуга, төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә күбрәк кешене җәлеп итү, әйләнә-тирәне чиста тоту культурасын күтәрү. Моның өчен комплекслы план төзелде, район аерым зоналарга бүленде, санитар-экологик хәлне яхшырту өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар үзләренә беркетелгән биләмәләрдә чисталыкны һәм тәртипне булдыруны оештыралар һәм эшне контрольдә тоталар.
– Икеайлык чорында шимбә-якшәмбе өмәләре дә үткәреләдер инде?
– Әлбәттә. Элек-электән килә торган күркәм традицияне дәвам итәбез. Аны, ихтимал, апрельнең икенче яртысында үткәрәчәкбез. Бу хакта аерым игълан ителәчәк. Өмәләрдә учреждение, предприятие, оешмалар коллективлары белән бергә мәктәп укучылары һәм авыл кешеләре дә актив катнашыр дип уйлыйбыз. Авыл җирлекләре өмәгә ныклы әзерләнеп, эш күләмен алдан билгеләп тотыналар.
– Икеайлыкта авылларны яшелләндерү, агачлар утырту да караладыр?
– Әйе, бу эшкә ел саен көзен һәм язын зур игътибар бирелә. Узган ел икеайлык эчендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 12 майны агач утырту көне дип игълан иткән иде. Бу акциягә район халкы теләп кушылды. Республика бюджетыннан 422 мең сум акча бүлеп бирелде. Аңа 6 мең төп үсентеләр кайтарттык. Әҗмәкәй, Калмаш, Күзкәй авыл җирлекләрендә кулларына көрәк тотып йөзләрчә кеше өмәгә чыкты, юл буйларына, бушлыкларга 13 километрдан артык арага агач утыртылды. Бу эштә Калмаш, Күзкәй, Калмия, Боерган авыллары, Яңа поселогы мәктәпләре укучыларының ярдәме зур булды. Быел да икеайлык вакытында яшелләндерү дәвам итәчәк.
– Илсөяр Хәйдәровна, район картасына күз салсаң, Тукай районы җирләре Чаллы каласына һәрьяктан терәлеп тора. Шәһәрнең якын булуы авылларыбыз чисталыгына тискәре йогынты ясамыймы?
– Йогынтысы бар, билгеле. Сәнәгать предприятиеләре күп булганлыктан, кайбер тәртипсез шоферлар көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарын кыр ышыклау урман полосаларына, юл кырыйларына һәм чәчүлек җирләренә аударып китәләр. Кайчакта бакчачылык ширкәтләре янында чүп таулары хасил була. Икеайлык барышында теләсә кайда рөхсәтсез чүп ташлаучы ны авыл җирлекләре комиссияләре, полиция участок вәкаләтлеләре, административ комиссия әгъзалары белән ачыклап, җаваплылыкка тартабыз. Былтыр, мәсәлән, шундый затларга Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе нигезендә 11 беркетмә тутырылды, административ хокук бозулар өчен штрафлар салынды.
Авылларыбызның төзеклеге, матурлыгы һәм яме һәр авыл кешесенең көндәлек кайгыртучанлыгы, эшчәнлегенә бәйле. “Минем авылым – минем яшел бишегем” дип тырышканда, чүп-чар ташлаучыларга битараф булмаганда гына авылның чисталыгы һәм матурлыгы турында сөйләп була.
Хәмит Мөхәммәтшин.