Ветераннарның быелгы “Балкыш” фестивале “Картаймый әле күңел” шигаре астында узды. Ул Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган иде. Фестивальдә 55-78 яшьлек ветераннар һәм пенсионерлар җыр, бию һәм башка концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Катнашучылар өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларның сәхнәдә үзләрен иркен торулары, дәртләнеп биюләре, җырлары сокландырды.
– Мондый фестивальләр кирәк. Алар өлкән буын кешеләренә яшәргә көч, дәрт бирә. Быелгы фестивальдә 350ләп кеше катнашты. Менә бит күпме кеше үзенең сәхнәгә сәләтен күрсәтте. Бу зур нәрсә, – диде район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина. – Концертны оештыруда район хакимиятенең ярдәме зур булды. Район мәдәният булеге, ветераннар советлары, инвалидлар оешмалары, авыл җирлекләре башлыкларына да зур рәхмәт”.
Йомгаклау фестивалендә җиңүчеләр Яр Чаллыда үтәчәк зона концертында катнашачак. Анда республикабыздан тагын Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан һәм Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәреннән финалга чыгучылар киләчәк.