Халык санын алу вакытында респондентлар белән хезмәттәшлекнең төп өч каналы булачак:
1 исәпкә алучылар, гадәттәгечә, йортлар буенча барачак,
2 стационар участоклар эшләячәк, шул исәптән КФҮтә,
3. дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутырырга мөмкин.
Тукай муниципаль районында аны үткәрүгә әзерлек дәвам итә. Район башлыгының 18.06.2009 елдагы 68 номерлы карары белән, мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү максатыннан, Тукай муниципаль районы территориясендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча Комиссия төзелде, аның составы расланды һәм комиссия турында Нигезләмә эшләнде.
Комиссиянең 4 утырышы үткәрелде.
Халык санын алуның оештыру планы кабул ителде. Аның нигезендә район территориясе 13 исәп-хисап участогына бүленгән, аларның һәрберсендә 5-7 исәпкә алучы җәлеп ителәчәк.
Фото: Тукай муниципаль районында халык санын алуны үткәрү планы һәм районның Хисап участокларына территориаль бүленеше схемасы.
Авыл җирлеге башлыклары белән берлектә халык санын алу өчен вакытлы персонал сайлап алынган, резервны исәпкә алып, 120 кеше җәлеп ителәчәк, аларга контрактлар рәсмиләштерергә һәм алга таба тест узарга туры киләчәк.
Халык санын алу исемлекләре нигезендә, районда яшәүче 42791 кешедән сораштыру күздә тотыла. Исемлекләрне актуальләштерү эше дәвам итәчәк, чөнки халык тарафыннан торак төзү һәм тапшыру дәвам итә. Яңа йортларга күченәләр. 2021 елның 1 мартына районда 23595 кв. метр мәйданлы 190 йорт файдалануга тапшырылган.
.jpg)
.jpg)