"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре " республика конкурсына старт бирелде

2021 елның 5 марты, җомга

“Татарстан  Республикасының иң яхшы  товарлары  һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсы    «Россиянең иң яхшы  100  товары»   программасы  кысаларында  югары  сыйфатлы  товарларны  һәм хезмәт күрсәтүләрне ачыклау,  сыйфатлы  продукция  җитештерүче  Татарстан  җитештерүчеләренең югары  абруен булдыру, төрле  милек  рәвешләрендәге  предприятиеләр  (шул  исәптән кече  һәм урта  бизнесныкылар) чыгара  торган  товарларның  һәм күрсәтә  торган  хезмәтләрнең  сыйфатын  һәм конкуренциягә сәләтен  арттыру  эшчәнлеген кызыксындыру  максатларында  уздырыла.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырыла. 1 дәрәҗә лауреатларга һәм дипломантларга үз продукциясен маркировкалау өчен конкурс логотибын куллану хокукы бирелә. Ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бәйгесендә җиңүчеләрнең каталоглары басыла, алар Россия Федерациясенең эре субъектлары һәм Татарстан Республикасының чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре буенча таратыла. Иң яхшы предприятиеләргә «Татарстан сыйфат лидеры»призы тапшырыла. Бүләкләү тантанасы ел ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Хөкүмәте әгъзалары катнашында Европа сыйфат атнасы кысаларында уза. «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсында җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары»конкурсының федераль этабына чакырыла.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Тукай муниципаль районы территориясендә товар (хезмәт) җитештерүче оешмалар 2021 елгы конкурста катнашырга чакырабыз.

Оештыру комитеты конкурста катнашучыларның теркәлү взносын саклап калу турында Карар кабул итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International