8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

2021 нче елның 6 нчы мартында Кенәз мәдәният йортында хатын - кызларга багышланган «Яраткан, назлы һәм гүзәл  затларыбызга багышлыйбыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады, « Ялкын» театр коллективының барлык катнашучыларына, «Битлек»театр коллективларының 3 ачык район фестиваль - конкурсында актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмдә катнашкан барлык хатын-кызларны да җирлек ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова котлады.

Бу кичәдә мәктәбе укучылары, мәдәният йорты иҗат коллективлары башкаруында иң матур җырлар, шигырьләр һәм биюләр яңгырады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International