Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе бул

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты ярдәмендә, республикада террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс үткәрә.

Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең 18-35 яшьлек яшьләр өчен Яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Конкурс яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистик күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Җиңүче Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы һәм вәкаләтләре алачак.

Конкурста катнашу өчен гариза бирергә һәм тулырак мәгълүматны Конкурсның рәсми сайтында алырга мөмкинdisk.yandex.ru/d/T1k0M-E7aMbDtQ?w=1).

Элемтә өчен җаваплы зат – Зәйнуллин Руслан Рөстәм улы, тел. +7 (987) 284-71-61, электрон  адрес: wearetheworld.atm@gmail.com.

 

Конкурс турындагы нигезләмә белән  Приложение 2танышырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International