6 март көнне "Энергетик" мәдәният йортында,8март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тукай муниципаль районы тантаналы чара уздырды . Гүзәл затларыбызны район башлыгы Фаил Камаев белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады (#akogogina )
Әлеге концерт төрледән-төрле һөнәр ияләрен берләштерде: сөт савучы, укытучы, мәдәният йорты җитәкчесе, хисапчы, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар. Бәйрәм кунакларына Татарстанның атказанган артисты, моңлы тавыш иясе Филүс Каһиров үз җырларын бүләк итте.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/photo/gzl-zatlarga-bagyshlangan-kontsert
Чарада катнашучыларга Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Рәхмәт хатлары һәм ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды.